ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
26 июньдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Юхмачы авылыннан Иван һәм Светлана Удальцовлар район Сабан туе бүләгенә лаек булды.
Югары хезмәт күрсәткечләре һәм республика агропромышленность комплексы үсешенә керткән  шәхси өлешләре өчен районыбызның бер төркем авыл хезмәтчәннәре Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Малларны кышлатуга азык хәзерләү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.
Базарлы Матак кибетләрендә дә карбыз сата башладылар.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республикада  «Трактор-Прицеп» дип исемләнгән профилактик операция бара, ул 30 июньгә кадәр дәвам итә.
Түбән Кәчи авылындагы Бакановлар гаиләсенең йорт-җире районда иң матур һәм төзек шәхси хуҗалык дип табылды.
Бүген район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләүгә зур көч куела.
Базарлы Матакның Кояшлы урамындагы җомга көннәрендә эшләүче базар район халкы өчен бик уңайлы: авыллардан килеп, үз кирәгебезне шуннан сатып алабыз. Язын үсентеләр, кош-корт алу өчен дә бик уңайлы. Әмма шундый хәбәр ишеттек – имеш, базарны ябалар икән. Дөрес сүзме? Ник халык ияләшкән базарның урынын үзгәртергә икән. Безнең өчен бик уңайлы, товар төрлелеге белән дә канәгатьләндерерлек базар бит ул.
                                                                                                          
Рамазан ае башланды. Бүген – уразаның беренче көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International