ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Каникулда баланы кая урнаштырасы, ничек ял иттерәсе инде, дип аптырыйсы юк ата-анага. Республикада бүген балаларны һәм яшьләрне ял иттерү, савыктыру өчен зарур булган шартлар тудыруга бик зур әһәмият бирелә. 30 уникаль Президент программасының берсе нәкъ әнә шул максатка юнәлдерелгән. Илдә  кризис булуга карамастан, барлык программалар да тулысынча 
 
Сәгать унберләрдә Сабантуй ипподромында ат чабышы узарга тиеш иде. Бу турыда үзәк мәйданнан тавыш көчәйткечләр аша да кат-кат игълан ителде.
Агропромышленность комплексы системасында  күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  игенчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиев һәм «Восток Зернопродукт» ЯАҖ «Сельхозтехника» ҖЧҖ директоры Миншакир Хәмитов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Милли көрәш – Сабан туеның төп бизәге. Ул бай эчтәлекле, истә калырлык һәм  мавыктыргыч узсын өчен келәмгә көрәшчеләрнең күбрәк чыгуы кирәк. Быелгы Сабан туе нәкъ шул ягы белән алдырды да – көрәш мәйданында көчләрен күрсәтергә теләүчеләр бик күп булды.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге партиянең  Иске Чаллы башлангыч оешмасын спорт инвентаре алуга сертификат белән бүләкләде.
Халкыбызның ямьле бәйрәме Сабан туе нәкъ менә безнең Әлки төбәгеннән башлангыч алган дияргә дә нигез бар. Безнең якта Сабан туе уздыру хакында районыбызның Иске Салман авылында табылган кабер ташына теркәлгән. Әлеге ташка  1292 ел дигән дата куелган. 
Район ДЮСШ командасы футбол буенча республика чемпионатында уңышлы старт алды.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләүгә зур көч куела.
17 июньдә мәчетләребездә беренче тәравих намазы укыла.
Бәйрәмнәр тирәсендә салмыш шоферлар гаебе белән  ике авария була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International