ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Әлкидә яшәүче эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов авыл мәдәният йортына радиоаппаратура алып бирде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, спорт ярышлары, концертлар үткәрелде һәм күрсәтелде.

Халкы каз үстерү белән актив шөгыльләнүче Каргада бу арада каз өмәләре үтә.

Биредә казны күпләп (50-200 баш) үрчетүчеләр аз түгел. Затлы кош итен кирәксенүчеләр дә җитәрлек – көн саен авылга 30-50 каз түшкәсе сорап мөрәҗәгать итәләр. Түшкәсен, эче-башы һәм мамыгын кушып исәпләгәндә һәр коштан хуҗалары 1,5 мең сум табыш ала.

Район мәктәпләрендә Коткаручы көненә багышланган ачык дәресләр үткәрелә.
8 декабрьдә Казанның  “Тимерхан” мәдәни үзәгендә хәрби хезмәтләр ветераннары һәм инвалидлары арасында спартакиада үткәрелде.
“Әлки урманчылыг учреждениесе” инспекторлары  чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында  рейдлар үткәрә башладылар.
“Каенкай” социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Варенье” дип аталган Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешкәннәр.

17 декабрьдә муниципаль район советының 36 нчы утырышы була

Балалар иҗаты йортында 9 декабрь – Россиядә Ватан геройлары көненә багышланган әдәби музыкаль композиция белән билгеләп үттеләр.
Быелның җәендә Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән оешкан “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс ярдәме күрсәтү фонды” эшмәкәрләргә кечкенә суммалы заемнар тәкъдим итә. Заемнар 3 елга кадәр вакытка 100 мең сумнан 1 миллион сумгача күләмдә бирелә (еллык ставка 10 процентка кадәр). Фонд белгечләренә (843)223-06-82 (e-mail: info@ffprt. ru.)телефоны белән шылтыратып мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International