Район мәдәният йорты “Лукойл”ның “РИТЕК” хәйрия фонды үткәргән социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре республика конкурсында катнашып грант отты.
300 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнары тектерүгә һәм сатып алуга тотарга ниятлиләр.
Аларның берсендә хатын-кыз пассажир зыян күргән. Икенче очракта бодай урлаган машина йөртүче идарәне югалткан һәм кырда автомобиле белән баганага барып бәрелгән.
Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өч кеше административ җаваплылыкка тартылган.
“Уңыш” оператив-профилактика чаралары кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Базарлы Матактагы элеватордан бодай урлауның 3 очрагын ачыклаганнар. Каракларга карата җинаять эше кузгатылган.
Чуаш Кичүе авылындагы ферма территориясеннән тимер торбалар урлау факты буенча да җинаять эше кузгатылга, угрылырны эзлиләр. Базарлы Матактагы өй яныннан исә “Орион” велосипедын чәлдереп киткәннәр.