ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген 14 июнь көнне Әлки районы Апак авылында яшәүче Гайнетдинова Мәхтимә апага 90 яшь тулды.Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, Апак авыл җирлеге башлыгы И. Х. Әбҗәббарова килгән иде.
Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Быел Изге Болгар җыены-Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара 15 июньдә узачак.

Партиянең Әлки бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.

18 июньдә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Әлки районы эшкуарларын бушлай семинарларда катнашырга чакыра, анда һәр эшмәкәр үз компетенцияләрен һәм практик белемнәрен арттыра алачак.

Буген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык  муниципаль районнары  белән  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә   шул  хакта сүз  барды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  

Алпар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Игелек кыл"  хәйрия акциясе оештырдылар һәм тыл хезмәтчәне Гыйматдинова Даниягә бардылар, бакча эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.

13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иске Кората мәдәният йортында Россия көне уңаеннан "Яшә илем-минем Россиям" дигән квест оештырылды. Чара китапханә белән берлектә үткәрелде.

12 июнь көнне Апак авылы мәдәният йортында "Синең белән горурланам, Россия” дип исемләнгән тематик чара узды. Бәйрәмнең яшь кунакларына Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында сөйләделәр. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, Ватан һәм патриотизм турында фикер алыштылар. Россия дәүләтчелеге символлары — флаг, гербы һәм гимны турында күрсәтмә мәгълүмат кызыклы булды. Чара китапханә белән берлектә оештырылды

Әлки районында Россия көнен массакүләм спорт ярышлары белән билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International