Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр делегациясе район территориясендә урнашкан берничә объектта булды.
15 май көнне Югары Кәчи авыл клубында Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм - минем йортым, ныгытмам"дип исемләнгән тематик программа булып узды. Бәйрәмдә бик җылы һәм күңелле атмосфера булды, барлык катнашучылар призлар алды, һәм, әлбәттә инде, чара ахырында барысы өчен дә чәй өстәле оештырылды.
Базарлы Матак урта мәктәбенең 5А һәм 8Б сыйныф укучылары Казан шәһәрендә "Россия - минем тарихым" мультимедияле тарихи паркында булдылар.
15 май көнне Алпар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе"дип исемләнгән гаилә көненә багышланган тематик чара үткәрделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар.
Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары "Чиста яр" акциясендә катнаштылар: Актай елгасы ярларын чүп-чардан чистарттылар.
14 май көнне Урта Әлки авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган "Әти, әни, мин!" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты-туганнарына һәм якыннарына хөрмәт тәрбияләү.
Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылган өчен РФ Салым кодексы нигезендә дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр ул түләнгән яки дөрес түләнмәгән икән, Росреестр документларын караудан башка кире кайтарырга тиеш. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Росреестры дәүләт пошлинасын түләү, артык түләнгән дәүләт пошлинасын кире кайтару тәртибе турында искә төшерә, шулай ук аның күләмен кайсы очракларда киметергә һәм түләүдән азат ителә, дип искә төшерә
15 май көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йортында "Язгы матурлык" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Май табигать, чыннан да, үзенең пейзажлары белән таң калдыра һәм балалар моны үз рәсемнәрендә чагылдырырга тырыштылар.
2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча күчемсез милекнең Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (БДКМР) Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 60% чикләре турында мәгълүмат тупланган.
2019 елның гыйнвар-март айларында Росреестрның Федераль кадастр палатасы БДКМРна 319 муниципаль берәмлек чикләре турында мәгълүмат кертте. 2019 елның 1 апреленә булган мәгълүматларга караганда, БДКМР да Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 21888 дән 13143 чикләре (60%) турында мәгълүматлар бар.
Начар метеорологик күренешләр: 14 май кичендә, 2019 елның 15 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 17-22 м/с кадәр (Казанда 15-20 м/с кадәр) көчле җил белән яшен, көндез урыны белән яңгыр һәм боз явуы көтелә.