ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

8 нче май көнне Татар Мулла авылында Җиңү хакына гомерен биргән кешеләрнең истәлеген искә алу, шулай ук бүген дә сафта калучыларга рәхмәт әйтү өчен җиңү көненә багышланган  "Җиңү көне" дип исемләнгән бәйрәм митингы узды

2019 елның 13 маенда район башлыгы Александр Никошин агымдагы сораулар буенча полициянең участок уполномоченныйлары белән эшлекле киңәшмә үткәрде

2019 елның 8 маенда  Җиңү бәйрәме алдыннан Чуаш Кичүе урта мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. 8 май көнне мәктәпнең актлар залында тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын чакырып, мәктәпкүләм чара уздылар. 5-8 сыйныфлар әзерләгән концерт номерларыннан тыш, укучылар тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына  сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда  аларның укуы, тормышы турында сораулар бирделәр. Кунаклар мәктәп музеенда булдылар, балалар ясаган эшләнмәләр алдылар һәм чәй өстәле артына чакырылды.

Мәгълүм булганча, 2019 елның 1 февраленнән  нотариат өлкәсендә яңалык үз көченә керде, аның күп өлеше электрон теркәү белән бәйләнгән. Шундый үзгәрешләр нәтиҗәсендә  электрон хезмәттәшлек  җайга салынды, ул  милек хуҗаларына  күчемсез милек объектларына хокукны Росреестрга мөрәҗәгать итмичә, кыскарак срокларда теркәргә мөмкинлек бирә. Мондый хезмәтне нотариуслар элегрәк тә  күрсәтә иделәр, ләкин аны өстәмә сыйфатында гына гамәлгә ашырдылар.

2019 елның 13 маенда "Хузангай" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм җирлек территориясендәге бюджет оешмалары җитәкчеләре белән хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча район башлыгы Александр Никошинның эшлекле киңәшмәсе булып узды

13 майда Әлки районы мәдәният йортында армия хезмәтен үтәргәәзерләнүче яшь әлкилеләрнең әти - әниләре һәм дуслары җыелган хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-тематик чара узды.

Районда иртә культуралар чәчү тулысынча төгәлләнде. Игенчеләребез 6800 гектарда арпа, 5500 гектарда бөртек өчен кукуруз, 2600 гектарда рапс, 891 гектарда солы чәчтеләр.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 маенда  район башлыгы Александр Никошин басуда язгы чәчүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны котлады.

2019 елның 12 маенда “ Алинә“УСЗда киокусинкай каратэ буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Җиңү Кубогы 2019» регионара ачык турнир узды.

Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең гамәлдәге дәүләт регистраторларының квалификациясен күтәрү комиссиясе идарә җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасында эшләде. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнары регистраторларының һөнәри белемнәре тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International