26 апрель көнне Каракүл авыл мәдәният йортында "Пасханы каршылыйбыз"дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Алып баручы балаларны Россиядә Пасха традицияләре, йола - уеннары белән таныштырды.
Май бәйрәмнәре вакытында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай,Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге ит сайлаганда, шашлык тәмле булсын һәм аннан соң сәламәтлек белән күңелсез хәлләр булмасын өчен, берничә гади кагыйдә үтәргә киңәш итә.
26 апрельдә Иске Әнҗерә авыл мәдәният йортын хезмәткәрләре "Мәңге яши Тукай күңелдә" дип исемләнгән кичә үткәрде.
4521 гектарда сабан культуралары (11%) чәчелгән, шул исәптән 2571 гектарда арпа-38 %, 355 гектарда солы – 40%, 139 гектарда борчак – 17% һәм 1456 гектарда көнбагыш – 13 %. 24880 гектарда уҗымнарны һәм 7374 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде. 12922 га күпьеллык үләннәр тулысынча тырмаланган, туңга сөрүгә 42,4 мең га дым капланган-98 %.
28 апрельдә билгеләп үтеләчәк Якты Пасха бәйрәме белән районыбызның православие христианнарын район башлыгы Александр Никошин котлады.
25 апрель көнне Иске Камка авыл мәдәният йортында "Тукай мәңгегә" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр һәм "И туган тел" җырын җырладылар.
Су полосы буенча Бөтенроссия ярышларында "Ленинград өлкәсе призларына" Татарстан исеменнән чыгыш ясаган "Актай" командасы 3 нче урынны алды.
"Колос" кинотеатрында Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе – ТР Әлки муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Юсупов җитәкчелегендә утырыш узды.
Урман кишәрлекләрен рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртү үзенчәлекләре, шулай ук кадастр исәбенә алуның башка актуаль мәсьәләләре буенча ТР Кадастр палатасы лекциясендә каралачак.
2019 елның 26 апрелендә Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без Тукай халкы" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр һәм "И туган тел" җырын җырладылар.