ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 26 апрелендә Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без Тукай халкы" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр.  Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр һәм "И туган тел" җырын җырладылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре "Көнбатыш Әлки" ТУ "Востокзернопродукт"АҖ уҗым культуралары кырларын тикшереп чыктылар. 700 гектардан артык мәйданны яңадан чәчәргә кирәк булачак.

2019 елның 26 апрелендә Иске Чаллы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тукайда кунакта"дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр.

2019 елның 26 апрелендә Чуаш Борнае  авылында  өмә узды, мәдәният хезмәткәрләре актив катнашты, бина эчендә ком тараттылар.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 апрельдә «Бердәм Россия» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсендә «Изгелек кыл» партия проектын тормышка ашыру кысаларында партиянең җирле бүлекчәсе һәм Яшь Гвардия активистлары өмәләр оештырды.

Яшь Гвардия штабы җитәкчесе Хәмитов Алмаз Идрис улы әйтүенчә, төзекләндерү авыл халкы өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора, чөнки уртак хезмәт берләштерә, гомум мәдәни кыйммәтләр тәрбияли. Өмәләрдә катнашып, чисталык, тәртип саклауны һәр райондашыбыз булдыра  ала.

Әлки районы: 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим игълан ителә.

26 апрельдә ФСПХ "Үз бурычларын бел" акциясе үткәрелә.

Район Сабантуе 8 июньдә, шимбә көнне була.

25 апрель көнне Әхмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Г. Тукай безнең йөрәкләрдә " дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләре нигезендә сәхнәләштерелгән тамашаларда бик теләп катнаштылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Үзәк парк территориясендә "Базарлы Матак урта мәктәбенең Җиңү волонтерлары" мәктәп отряды активистлары " Кырымны азат итү " дигән квест үткәрделәр. Уенда 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар станцияләрне зур кызыксыну һәм уңай позитивта  үттеләр, шифрларны чиштеләр  һәм Бөек Ватан сугышы турында яңа фактлар ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International