ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

5 апрель көнне Түбән Колчура авыл клубы хезмәткәрләре“Балалар күзлегеннән сугыш"  дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты- патриотлылык, Бөек Ватан сугышы солдатларына һәм офицерларына   горурлык һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү.

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча 1апрельга тулаем савым 155 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 171,1 тонна сөт сатылган

7 апрель көнне Яңа Әнҗерә авыл клубында "Кошлар кайтты"дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар үзләренең яраткан кошларын сурәтләделәр һәм рәсемнәреннән күргәзмәсе оештырдылар.

«Татарстанның музей язы–2019» акциясе һәм Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында, 2019 елның 5 апрелендә  Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Лисенков  С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее" МБУК тарафыннан  гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Лубян урман-техник колледжы профориентация эше җитәкчесе Гөлнур Гаянова һәм  “Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе урынбасары Желтухина Людмила Дмитревна белән очрашты.

4 апрельдә Әлки районы мәдәният йортында "Без бергә" Республика балалар-сәнгать фестивале узды, анда Әлки, Нурлат, Аксубай, Спас һәм Алексеевск районыннан укучылар һәм иҗат коллективлары катнашты


6
апрель, 2019 ел
шимбә

4 апрель көнне Ташбилге авыл мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай шигырьләре буенча  "Шигырь кичәсе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен бик теләп укыдылар, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп  үткәрделәр.

“Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә  ел саен апрель аенда билгеләп үтелүче ЮНЕСКОның "Кеше һәм биосфера" программасы кысаларында үткәрелә торган  “Халыкара кошлар көне” үткәрелде. Үткәрүнең төп максаты-кешеләрнең игътибарын кошларны саклау проблемаларына җәлеп итү. Укучылар иҗади проектларны яклауга әзерләнделәр, сыерчык оялары ясадылар, кошларга кайсы йортта яшәве уңайрак, кош ояларын ничек  дөрес итеп урнаштырырга кирәклеге  өчен өйчекләрне ничек дөрес итеп элү серләре турында  сөйләделәр, безнең якларда яшәүче кошлар белән таныштылар, кош тавышларын тыңлап, һәм истә калдырдырырга тырыштылар. Сыерчык оялары ясау традициясе тирән мәгънәгә ия: кеше кошларга булышып кына калмый, ә шуның аша табигатькә якынлаша. Шунысы куанычлы, балалар гына түгел, аларның әтиләре дә сыерчык оялары ясау белән кызыксыналар. Мәктәп бакчасына 7 сыерчык оясы эленде.

Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздыра.

"Эко-яз 2019" республика акциясе кысаларында “Базарлы Матак урта мәктәбе” МБББУнең "1" сыйныфында "Чиста шәһәр үз кулларың белән" темасына экологик дәрес һәм экскурсия үткәрелде.

2 март көнне Әлки районы мәдәният йортында өстәл уеннары: шахмат, шашка һәм домино буенча турнир узды. Өстәл уеннары белән кызыксынучылар катнашкан ярыш дустанә халәттә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International