ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2019 ел
шимбә

2019 елның 1 апреленнән 7 апреленә кадәр «Татарстанның музей язы – 2019 " акциясе уза.  Әлеге акция кысаларында, 2019 елның 4 апрелендә, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее " МБКУсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылының "Төремкәй" МБМЯББУсе балалар бакчасында Халыкара туган халыкларның телләре елына багышланган күргәзмә оештырды.

3 апрель көнне Иске Камка авыл мәдәният йортында " Язның матур бер көнендә "дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Балалар язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, мәсәлләр, әкиятләр һәм башка төрле әсәрләр укыдылар.

2018 елда - хайваннар тарафыннан 32 тешләү, селәгәй эләгү,тырнау очрагы булды, бу 100 мең кешегә  167,8 күрсәткечен тәшкил итте, шулардан 1 очрак кыргый хайваннар тешләве, 2017 елның шул ук чорында 28 очрак (100 мең кешегә  күрсәткеч 144,0 тәшкил итте ), 2017 елда кыргый хайваннар тешләве теркәлмәде.

Түбән Колчурино авыл клубында "Көлке көне" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Анда катнашучылар төрле конкурсларда һәм уеннарда: «Табышмаклар-Мәзәкләр», «Һәм без дә», «Серле сәлам» һәм «Көлмәгәнне-көлдер!» катнаштылар.

2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен «кайнар линия» телефоны эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. "Кайнар линия» эше вакыты:  2019 елның 12 апреленең  09.00-17.00 сәгатьләрендә. "Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Чуваш Кичүе урта мәктәбенең 6-8 сыйныф укучылары белән туберкулезны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелде. Авыл фельдшеры  Вәлиуллина Г. Ф. авыруның үзенчәлекләре һәм саклану ысуллары турында сөйләде. Барыннан да элек, организмны чыныктырырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм даими рәвештә тикшерүне үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

3 апрель көнне Түбән Кәчи мәдәният йорты хезмәткәрләре "Безнең кошлар" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Башта балалар белән безнең якларда яшәүче кошлар турында сөйләштеләр, шигырьләр искә төшерделәр. Соңыннан балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм кошларның яшәү урынын билгеләделәр һәм үз җавапларын дәлилләделәр. Аннан соң балалар "кошлар сөйләшүләрен тыңладылар" һәм кемнең ничек йоклавын фаразладылар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проекты әзерләнүче видеоролик урнаштырды.

Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева проектта бирелә торган төп төшенчәләрне һәм бу гаражлар хокукларын теркәү процедурасына ничек йогынты ясавын, дип аңлата.

08 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көнен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге медицина оешмасында санитар законнарны үтәү мәсьәләләре буенча халык өчен Кайнар линия оештыра.

2019 елның 2 нче апрелендә өлкән сыйныф укучылары Хузангай табиб хастаханәсенең медицина хезмәткәре А. М. Хаметшина белән очрашты. Ул туберкулезны профилактикалау турында сөйләде: манту пробасы процедурасын  һәм флюорография узу. Әлеге чарада 27 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International