ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

3 апрель көнне Иске Чаллы мәдәният йортында балалар өчен"Көлке көне"  юмор кичәсе узды. Кич буе залда мәзәкләр, юмор һәм көлүләр  яңгырады. Күңелле конкурслар, пародияләр узды. Чара ахырында иң күңелле тамашачыны билгеләделәр. Балалар өчен «Күңелле бәйрәм " күңел ачу программасы узды. Балалар төрле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар.

3 апрельдә Болгар шәһәредә “Чишмә" Республика туган якны өйрәнү форумы: "Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләрнең очрашуы”  узды. Форумда 28 укучы катнашты. Алар арасында Чуаш Борнае урта мәктәбенең ике укучысы бар иде.  Шапеев Павел призер булды. Яковлев Денис-форумда катнашучы. Балалар туган як тарихы, Кече Ватан символикасы турында проектлар якладылар.

2 апрель көнне Бибай Чаллысы  авыл клубында "Спорт ул тормыш!" дип исемләнгән уен программасы узды. Балалар өчен спорт турында табышмаклар әзерләделәр, спорт эстафеталары үткәрделәр. Аннан соң балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.

1 апрель көнне Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортында Көлке көненә багышланган "Ха-ха ялы" дип исемләнгән ял кичәсе булып узды. Чарада катнашучылар өчен берничә төрле өстәл уеннары һәм күңелле конкурслар әзерләнгән иде.

2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее" МБКУдә “Татарстанның музей язы-2019” акциясе кысаларында “Мин – Россия гражданины! Мин – Татарстан баласы!” Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4 апреледә "Алексеевскдорстрой»ААҖ хезмәт коллективы җыелышы булды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин, предприятие җитәкчесе Вәлиев Фоат Вәли улы, предприятиенең Әлки филиалы хезмәткәрләре катнашты. Җыелыш барышында узган сезонга нәтиҗәләр ясалды, оператив сораулар каралды, киләсе төзелеш сезонына планнар куелды.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы кабул итте.

Депутатка кабул итүгә районның 9 кешесе мөрәҗәгать итте, күп кенә сораулар юллар төзү белән бәйле иде.

 Район халкының бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый. Аңлатмалар бирелде, мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше карарлар кабул итү өчен җирле үзидарә органнарына җибәрелде.

1 апрель көнне Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортында Кошлар көненә багышланган "Канатлы дуслар" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Чара башында балаларга кошлар көнен бәйрәм итү тарихы, кошлар тормышындагы кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүе турында сөйләделәр.

Беренче апрель көнне Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен экологик конференция үткәрелде. Бу конференциянең максаты укучыларның табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турындагы белемнәрен тулыландыру иде.

1 апрель көнне Яңа Чаллы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре"Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!" дип исемләнгән  көлке көне үткәрделәр.Көлке көне  күңелле көлү, мәзәкләр, такмаклар һәм   төрле уеннар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International