ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан чыгарыла торган “Күчемсез милек хәбәрләре”нең   яңа номеры дөнья күрде. Электәге кебек  без күчемсез милекне рәсмиләштергәндә ярдәм итәчәк актуаль һәм файдалы мәгълүмат әзерләргә тырыштык.

Темаларның бер өлешен уңай кабул итү өчен Без гражданнардан килгән сораулар һәм белгечләр биргән җаваплар аша ачарга булдык.

31 март көнне Садиково авыл клубында "Язгы тамчы" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар күзаллаулары буенча уянып килүче язны ясадылар.

Язгы каникул вакытында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының  МБУК “Лисенков С.М. исемендәге  тарихи-туган якны өйрәнү музее”нда “Театр – күңел көзгесе”  темасына Россиядә Театр елы кысаларында тематик экскурсияләр атналыгы узды.

Экскурсиядә Татарстанның халык артистлары Гали Булатова, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, ТРның атказанган артистлары Әнәс Галиуллин, Фәнис Кәлимуллин, Резеда Төхвәтуллина тормышы һәм иҗатына багышланган иде.

30 март көнне Борискино мәдәният йортында балалар өчен халык уеннары үткәрелде. Шулай ук рус халык мәдәнияте турында әңгәмә үткәрелде, такмаклар, санамышлар өйрәнделәр.

2019 елның 30 мартында  район оешмалары һәм учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Әлки муниципаль районы чемпионаты финалы узды. Җиңүче - "Борискино" командасы, икенче урынны "Альянс" командасы, өченче урынны үзәк район хастаханәсе командасы алды.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 3 апрель төнлә һәм көндез, 2019 елның 4 апрель төнендә төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда-3 апрель төнлә һәм көндез 18 метрга кадәр),

- 3 апрель көнне төнлә-иртән көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән буран, юлларда бозлавык.

2019 елның 29 марты. Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев рәислегендә Координацион совет утырышы узды.

2019 елның 1 апрелендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә актуаль мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә узды. Узган атнаның эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы эш планын формалаштырдылар.

Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартларын булдыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, хезмәтне саклау өлкәсендә уңай эш тәҗрибәсен тарату, хезмәтне саклау буенча белгеч вазыйфасының абруен һәм әһәмиятен арттыру максатларында 2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән "Туризм һәм Спорт" күргәзмәсе кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2019 " ХІ республика конкурсын уздыра.

27 март көнне район мәдәният йортында Театр көненә багышланган "Театр кунакханәсе" дип исемләнгән тематик кичә узды. Авыл җирлекләре үзешчәннәре тамашачылар өчен концертларда күрсәтелгән спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International