ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2019 ел
шимбә

21 март көнне Карга авылы мәдәният йортында "Язгы тамчылар" рәсем конкурсы булып узды, балалар язгы пейзаж рәсемнәрен ясадылар һәм шул ук вакытта алар өчен өстәл уеннары һәм бильярд оештырылды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау комиссиясенә мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатучы видеоролик урнаштырды.

Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова комиссиягә кем мөрәҗәгать итә ала, нинди срокта һәм нинди нигез булганда, кирәк икәнлеген аңлата.   

22 март көнне "Колос" кинотеатры каршындагы мәйданда Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Нәүрүз"татар милли бәйрәме үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар әзерләнгән иде. Шулай ук аларны бәйрәм символы булган җиде төрле ярмадан пешерелшән ботка һәм  татлы чәй белән сыйладылар.


22
март, 2019 ел
җомга

21 март көнне Урта Әлки авыл клубы хезмәткәрләре яз килүен һәм ай календаре буенча яңа ел бәйрәмен билгеләп үтүче "Нәүрүз" татар халык бәйрәме үткәрделәр.

   Икътисадый үсеш министрлыгы гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проектын эшләде. Закон кабул ителү белән гаражлар документлары булмаган гражданнар аларны үз милекләренә рәсмиләштерү һәм алар астындагы участок сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер дип көтелә.
          Закон проектын РФ хөкүмәтенә 2019 елның маенда кертү планлаштырыла. Законның үз көченә керү срогы – 2020 ел.

20 март көнне район мәдәният йортында өстәл уеннары: шахмат,шашка һәм домино буенча турнир булып узды. Үткәрелгән уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде: Әмиров Илдар һәм Галимов Әнвәр.

15-17 март көннәрендә Казанда яшь эшмәкәр мәктәбендә (яңа эш башлаучы фермер) укулар узды. Чараны оештыручылар - «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре»ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.  

17 март көнне Кошки авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Концерт ретро стилендә узды. Сәхнәдә бу кичтә ниндидер гадәттән тыш хәлләр булды:  номерлар бер – бер артлы  бертуктамый торган ретро-хатирәләр ясап, бер дулкында тибрәлде.

2010 нчы елның 19 нчы февралендә Базарлы Матак урта мәктәбендә планлы эвакуация үтте. Уку эвакуациясе-мәгариф учреждениесендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе.

19 март көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында "Мөнәҗәтләр кичәсе"дип исемләнгән тематик чара узды. Чарада катнашучылар герой-патриотик темаларга халык көйләрен тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International