23 февраль көнне Алинә УСЗда, ирләр командалары арасында Әсхәт Гәрәй улы Шәйхетдинов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды.Беренче урынны Актай командасы яулады, икенче урынны Альтат, өченче урынны Спартак командасы алды.
25 февраль көнне Балалар иҗат йортында аукцион үткәрелде.
Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында язгы ташу вакытында халыкны һәм мөлкәтне саклау чараларын тәэмин итү буенча җентекле сөйләшү булды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты республика оешмасы дәүләт архивын туплау чыганагы булып торучы архивлары арасында республика конкурслары үткәрә.
23 февраль көнне Апак авылы мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты булып узды. Анда Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзекләр, җырлар, биюләр, күңелле скетчлар тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров йөкләмәсен үтәү йөзеннән «Төбәкләр – тотрыклы үсеш «Еллык иҗтимагый премиясе» конкурсын оештыру комитеты рәисе А. С. Беличенконың мөрәҗәгатенә карата Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Төбәкләр – тотрыклы үсеш» Еллык иҗтимагый премиясе» конкурсын сайлап алуның язгы этабы башлануы турында хәбәр итә (алга таба – Конкурс), конкурсны оештыручылар-Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән «Россия Саклык банкы» ГАҖ, «Россельхозбанк» АҖ һәм «Открытие ФК» банкы ГАҖ.
Конкурс кредитлау һәм инвестицион финанслашуның махсус шартларын тәэмин итү белән инвестицион проектларны сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләнгәндә «бер тәрәзә» моделе булып тора.
Язгы сайлап алу кысаларында гаризалар 2019 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр кабул ителә.
22 февраль көнне Карга авылы мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты булып узды. Чара кысаларында Туфан Миңнуллинның "Айлы кичтә бакчада" спектакле тәкъдим ителде.
22 февраль көнне Югары Колчурино авыл җирлеге үзешчәннәре Спас районының Кузнечиха авылы халкын бәйрәм программасы белән сөендерделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 марттан икмәккә бәяләр һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан күп мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, икмәкнең социаль төрләренә бәяләр белән бәйле хәлне контрольдә тота.
Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы Александр Никошин, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин, Яңа Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов килде.
Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.