Бүген район мәдәният йортында Әлки муниципаль районы Советы Рәисе Александр Никошин җитәкчелегендә Әлки муниципаль районы Советының чираттан тыш егерме җиденче утырышы узды.
2019 елның 25 февраленә районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 153,2 тонна тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 9,4 тоннага күбрәк. 169,3 тонна сатылган
2019 елның 22 февралендә Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик җырлар конкурсы узды. Барлык сыйныфлар да актив катнашты, 6, 1, 11 нче сыйныфлар конкурс җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.
21 февраль көнне Иске Матак мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Н. Кудряшов һәм Кошки авыл җирлеге башлыгы-Гайфуллина М. Т. призларына чаңгы ярышлары үткәрелде.
Чарада 2-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәмамлануга бәйле рәвештә, 26 февральдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
22 февраль көнне район мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең отчет концерты булып узды. Концерт программасы биюләргә бай булды һәм шулай ук Фоат Садриевның"Җәмиләнең җенләнүе" пьесыннан өзек күрсәтелде.
21 февраль көнне музей, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре Хузангай мәктәбе укучылары белән берлектә «Туган тел, изге тел... " дигән темага чара үткәрделәр
21 февраль көнне Юхмачы мәдәният йортында 23 февраль "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган "Сезнең бәйрәм бүген, Ир-егетләр!"исемле бәйрәм концерты булып узды. Бу хәрбиләр бәйрәме генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки һәркем күңеле белән Ватан, гаилә, дуслар сакчысы.
21 февраль көнне Иске Кората мәдәният йортында Туган тел көненә багышланган тематик сәгать узды. . Чарада катнашучылар өчен татар, рус һәм чуаш телләрендә әзерләнгән конкурс һәм Татарстан халыкларының уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.
2019 елның 22 февралендә хакимият залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов рәислегендә Әлки муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бетерү янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.