ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы  уңыш  өчен  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  алалар.


15
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 15 февралендә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында «Хузангай» ҖЧҖ үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында имтихан узды

"Востокзернопродукт» АҖ көзге культураларны язгы тукландыру өчен минераль ашламалар ташый башлады. 2019 елның 15 февраленә 1024 тонна аммиак селитрасы кайтарылды. 6 автомашина эшли. "Яшь Көч» ОООсы 100 тонна азофоска ташыган.

Көннең икенче яртысында һәм 15 февральдә кич белән, 2019 елның 16 февралендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.

"Ут белән уйнау куркыныч!"Базарлы Матак авылының «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Рәдис Инсапов шул хакта әңгәмә үткәрде.

2019 елның 14 февралендә Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылының  район мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды.

2019 елың 14 февралендә Юхмачы авыл мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан Изге Валентиннан чәчәк бәйләме"дип исемләнгән аппликация конкурсы үткәрелде.

2019 елның 14 февралендә Үргәгәр авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы “Театр - күңел көзгесе” район смотр-конкурсы кысаларында Каргалы авылында бик матур концерт белән чыгыш ясады.

МБББУ Базарлы Матак урта мәктәбе  ШУС командасы "БКБ Бер команда бул” конкурсының финалына үтте!!! Ноябрь аеннан февраль аена кадәр узган бу зур бәйгедә 200 дән артык мәктәп катнашты һәм МБББУ "БМУББМ"  20 (егермелеккә) эләгеп финалга чыкты. Исегезгә төшерәбез, узган ел республика буенча бу конкурста ШУС командасы 2 урынны яулаган иде! Быел составында З. Гүзәл, Г. Эвелина, Г. Илюзя, Х. Эльза, Ш. Эльвира, Е. Надя һәм педагог-оештыручы Садыкова Л. М. булган команда 2019 елның 1 мартыннан 3 мартына кадәр финалда көч сынашачак. Аларга уңышлар телик!

14 февраль көнне Ташбилге авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре сугыш хәрәкәтләре ветераны Абдуллин Ришат Хәлиулла улын искә алу кичәсе үткәрделәр. Катнашучылар авылдашларының тормышы һәм авыр хәрби хезмәт турында бик күп яңалыклар белделәр. Шулай ук эчтәлекле күргәзмә дә оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International