2019 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБУК “Лисенков С. М.исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее"нда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган “Әфган сугышы кайтавазы” исемле чара узды.
2019 елның 15 февралендә Урта Әлки авыл клубы хезмәткәрләре Туган тел көне кысаларында Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрделәр, анда балаларга аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Шулай ук Җәлилгә багышланган стенд-күргәзмә дә әзерләнгән иде.
2019 елның 15 февралендә Түбән Әлки авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре танылган татар артисты, татар эстрадасы легендасы Илһам Шакировка багышланган Хәтер кичәсе үткәрделәр.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы уңыш өчен минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары алалар.
2019 елның 15 февралендә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында «Хузангай» ҖЧҖ үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында имтихан узды
"Востокзернопродукт» АҖ көзге культураларны язгы тукландыру өчен минераль ашламалар ташый башлады. 2019 елның 15 февраленә 1024 тонна аммиак селитрасы кайтарылды. 6 автомашина эшли. "Яшь Көч» ОООсы 100 тонна азофоска ташыган.
Көннең икенче яртысында һәм 15 февральдә кич белән, 2019 елның 16 февралендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
"Ут белән уйнау куркыныч!"Базарлы Матак авылының «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Рәдис Инсапов шул хакта әңгәмә үткәрде.
2019 елның 14 февралендә Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылының район мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды.
2019 елың 14 февралендә Юхмачы авыл мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан “Изге Валентиннан чәчәк бәйләме"дип исемләнгән аппликация конкурсы үткәрелде.