ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Бүген Яңа Алпар авылында яшәүче Фәйзуллин Әхәт Хәбибулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Узган җомгада  “Алинә” универсаль спорт залында  билбау көрәше буенча республика беренчелеге дә югары дәрәҗәдә узды. Анда Аксубай, Азнакай, Алексеевск, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Нурлат, Түбән Кама районнарыннан,  Яр Чаллы шәһәреннән  170 яшь көрәшче катнашты. Әлбәттә, безнең егетләр дә актив катнашты Тагын биш районнан командалар буран аркасында килә алмады.

Үтеп киткән елга йомгак ясаганда бигрәк тә демография күрсәткечләре белән кызыксынабыз.

24 гыйнвар көнне Карамалы авыл мәдәният йортында "Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне"дип исемләнгән тематик әңгәмә үтте. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең фашист илбасарларына каршы батырлыкларын, 900 көн һәм төн  дәвамында Ленинград халкының һәм Совет сугышчыларының бөтен илебез ярдәме белән шәһәрне яклавын белделәр.

24 гыйнвар көнне Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чаңгы юлы оештырдылар. Авыл халкы рәхәтләнеп ике сәгать дәвамында чаңгыда шуды, табигать белән хозурланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара

Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия укучылар хәрәкәте активистлары 3нче сыйныф укучыларын Россия Мәктәп Укучылары Хәрәкәтенә хәрәкәтенә кабул иттеләр . Укучылар мәктәп алдында тантаналы вәгъдә һәм ант бирделәр. Балаларга РМУХ   галстукларын бәйләү хокукы элекке пионер-укытучыларга һәм мәктәп укучылары үзидарәсе активистларына бирелде.

24 гыйнвар көнне Карга авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  “Намуслы кешене сатып алып булмый"  дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: коррупция фактларының тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү, коррупция гамәлләре өчен җәза белән таныштыру, укучыларны әхлак һәм әдәп нормалары буенча яшәргә өндәү.

Казан дәүләт аграр университетының "Механизация институты" базасында  республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International