ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

23 гыйнвар көнне Борискино мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә документаль фильмнар карау белән тематик сәгать үткәрелде, шулай ук блокада елларында иң кыйммәтлесе икмәк булуын белдергән  "Ленинград" исемле рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 24 гыйнварында Чуаш Шәпкәсе авылында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Иске Матак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды.

23 гыйнвар көнне Иске Тахтала авыл клубында "Яшәү  үлемне дә җиңде!" мәгълүмати стенд рәсмиләштерелде  белән һәм тематик әңгәмә үткәрелде. Блокада турында хикәя тыңладылар, “Блокададагы Ленинград балалары” видеосюжетын карадылар, ә чара ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм шәмнәр кабыздылар.

Иске Матак урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында ачык дәресләр һәм чаралар: 5 нче сыйныфтан тыш  дәрес (укытучысы Ермолаева М. С.), 9 нчы сыйныфта - «Үз уеным” (укытучысы Советникова Н. Н.), 7 сыйныфта математика дәресе (Советникова Н. Н), 6 нчы сыйныфта математика дәресе (Ермолаева М. С.) үткәрелде.

2019 елның 24 гыйнвар кичендә, 25 гыйнварында иртән  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле кар, җил көньяктан 17 м/с кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә

23 гыйнвар көнне Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре "Без Ленинград блокадасын ясыйбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар, иҗади сәләтләрен күрсәтеп,  бик игътибарлы булдылар, Ленинградның шул чордагы тарихын күзаллауларын рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштылар

2019 елның 15 гыйнварендә  районның психологик-педагогик хезмәте хезмәткәрләре Иске Матак урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы, балалар белән тренинглар һәм педагоглар белән утырыш үткәрделәр.

23 гыйнвар көнне Иске Кората мәдәният йортында П. Хузангай иҗатына багышланган "Сүзем бушка булмады" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Шулай ук язучының хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмаган  китаплары, танылган цитаталары һәм әйтемнәре укылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 11-22 февралендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты " өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча 72 сәгать күләмендә умартачыларның квалификациясен күтәрү буенча укулар уздырыла.

23 гыйнвар көнне Иске Салман авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Салман авылы тамашачылары алдында концерт белән чыгыш ясадылар. Аларның  күңелле скетчлары һәм  җырлары тамашычылар күңеленә хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International