18 декабрь көнне ТР Әлки районы Чуаш Борнае урта мәктәбенең "Яшъармия" хәрәкәте активистлары “6 рота 104 парашют-десант полкы 76 гвардия Һава-десант дивизиясенең батырлыгы турында" дигән чара үткәрделәр
Күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең иминлеге мәсьәләләре буенча "кайнар линия” 22 гыйнварда бөтен республика буенча 8дән 12 сәгатькә кадәр булачак.
Аны үткәрү вакытында Татарстан халкы алыш-биремнәрне саклап калырга ярдәм итә торган хокукый механизмнарны белә алачаклар; күчемсез милек сатып алыр алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә, нинди документлар тикшерергә һ.ш.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү бүлеге башлыгы Галина Гончарова җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. (Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар линияләр).
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!
Базарлы Матак урта мәктәбендә хоккей буенча турнир уза. 7 сыйныф укучылары арасында - 7Б, сигезенчеләр арасында 8А сыйныфы җиңүче булды. Бүген 19 гыйнварда 6 сыйныф укучылары арасында турнир узачак.
Борискино урта мәктәбенең "Яшьармиячеләр" отряды көчле кар явудан соң "Кар"операциясен үткәрделәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл чистартылды.
Агымдагы атнада Татарстанга Әстерхан өлкәсе делегациясе килде, аны Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы — Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин җитәкли.
Бүген Алинә УСЗ базасында 2005-2007 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында "Кызыл Шәрык - Агро"ААҖ призларына билбау көрәше буенча республика турниры уза. Турнирда республиканың 14 районыннан командалар, барлыгы 173 катнашучы катнаша.
Кошки авыл җирлегендә яшәүче Касеева Татьяна Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
2019 елның 17 гыйнварында Иске Чаллы авыл җирлегенең Иске һәм Яңа Чаллы торак пунктларында район башлыгы Александр Никошин,район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында җирлек советының киңәйтелгән утырышы узды
2019 елның 17 гыйнварында-2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары тарафыннан 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта хокук бозуларны ачыклау күрсәткече 98% тәшкил иткән
17 гыйнвар көнне Үргәгәр авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Түбән Әлки авылы халкы алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алды.