7 ноябрь көнне Иске Хурада авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды
7 ноябрь көнне Чуаш Борнае авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
7 ноябрь көнне Югары Колчурино авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
9 ноябрьгә һава торышы
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән кар, юеш кар.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1.. -4º;
көндез максималь һава температурасы +1..-2 .º
Юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
6 ноябрь көнне Базарлы Матак авылының "Ләйсән" УСЗ базасында Әлки муниципаль районының "Актай" һәм Казахстаннан "Уральск" кызлар командалары арасында су полосы буенча иптәшләрчә матч узды.
2018 елның 5 ноябрендә Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Бердәмлек-безнең көч" дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Төрле жанрдагы җырлар яңгырады
Юхмачы урта мәктәбе базасында Көзге каникуллар чорында «Кояшкай " мәктәп яны лагере эшләде. Лагерьның эше тәрбиячеләр эше планы буенча башкарылды. Балаларның беренче ял көне Россия укучылар хәрәкәтенең туган көненә багышланган флешмоб белән башланып китте.
1 ноябрь – “Сәламәтлек һәм спорт көне” дип игълан ителде. Көн “Сәламәт булу шәп!” дигән девиз астында узды. Зарядка да, “Светофорда кунакта " викторинасы да, “Минем дустым - Сәламәт яшәү рәвеше” рәсем конкурсы да, спорт ярышлары да лагерьда тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту максатыннан үткәрелде.
Лагерьда өченче ял көне Россия Федерациясе символикасына багышланган иде. Тәрбиячеләр “Дәүләт символикасы тарихы” дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты: Россиянең тарихи үткәненә һәм традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү.
4 ноябрь көнне Иске Матак авыл җирлеге хезмәткәрләре Түбән Кәчи мәдәният йортында "Театр күңел көзгесе» смотр конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Салман авыл җирлеге Иске Чаллы авыл мәдәният йортында концерт куйды инде, ә Югары Кәчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Хурада халкын сөендерде.
2018 елның 2-6 ноябрендә барлык мәдәният учреждениеләрендә, авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тематик концерт программалары, күңелле уеннар, ял кичәләре, тематик дискотекалар узды.
Төгәлбай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге муллык"дип исемләнгән көзге бал үткәрделәр.Авыл халкы өчен төрле конкурслар оештырылды. Чарадан соң дискотека оештырылды