ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

 ТР Россельхознадзор Идарәсе Воронеж өлкәсенең1,2 млн. дан артык тавыгы булган  тавык йомыркасын җитештерү белән шөгыльләнүче иң эреләрдән саналган “Бобровский кош ферма”сында кош гриппы ачыклануы турында хәбәр итә

8 ноябрь көнне Юхмачы авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов  2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.    2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде

Татарстан Республикасында «Син — эшкуар " федераль программасына теркәлү дәвам итә. Проектның төп бурычы булып, аларны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгын стимуллаштыру тора.

Белем бирү программасында 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь татарстанлылар катнаша ала. Бу программа үз бизнесы булганнар, эшен ачарга теләгәннәр, фикердәшләр һәм яңа идеяләрэзләгән кешеләр өчен.

2018 елның 7 ноябрендә Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре "Син хезмәт ит - без сине көтәбез"дигән армиягә озату кичәсе үткәрделәр. Булачак солдатка үзен һәм яраткан кешеләрен яклый алырдай көчле, батыр чын ир - ат булып, исән-сау әйләнеп  кайтуын  теләделәр.

2018 елның 6 ноябрендә Садиково авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Минем Татарстаным" рәсем конкурсы үткәрделәр. Балаларга Татарстан флагын һәм гербын ясарга йөкләмә бирелде.

Дискуссияләр барышында партия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча идеяләр һәм тәкъдимнәр тупланачак

2018 елның 10 ноябренә һава торышы.:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә, иртән -4º..- 8º, аязган вакытта

көндез һаваның максималь температурасы -3º -5º

2018 елның 7 нче ноябрендә   су полосы буенча Әлки районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык төбәкара турнирында катнашкан Казахстанның Уральск шәһәреннән кызлар командасы  Лисенков С.М. исемендәге   туган як тарихын өйрәнү музеенда булды. Алар өчен музей заллары буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде.  Кызлар Әлки районының бай тарихына сокландылар һәм бик канәгать калдылар.

2018 елның 5 ноябрендә “Лисенков С.М. исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее" директоры Платонова М.А. Дөнья Байрагы эстафетасында катнашты. Байракны тапшыру Алексеевск районының Туган як музеенда дөнья байрагы Халыкара Комитеты Илчесе  Тамара Сергеевна Макаренко катнашында  узды

ТР хезмәтләр Порталы аша счетларны түләү вакытны һәм көчне янга калдырырга, шулай ук счетларны вакытында түләмәү белән бәйле бурычларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International