2018 елның 5 ноябрендә Татар Мулла авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле каникуллар"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар өчен төрле уеннар, дискотекалар, чәй эчү оештырылды . Балалар бик канәгать калдылар.
2018 елның 6 ноябрендә Югары Әлки авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бильярд турниры үткәрделәр. Катнашучылар үзара мавыктыргыч ярыштылар
7 ноябрь көнне район мәдәният йортында районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
Бүген Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә беренче тапкыр эскро-счетлар системасы буенча өлешләп катнашу шартнамәсен - махсус счетлар системасы буенча дәүләт теркәве өчен документлар тапшырылды, төзүче клиентка фатир ачкычын тапшырганнан соң гына аларга керү мөмкинлеген алачак
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Борнае урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. 1 чиреккә нәтиҗәләр ясалды. Җыелышта психологик-педагогик хезмәт вәкиле Заһидуллина Нурания Хәбибулла кызы чыгыш ясады һәм ППХ эш планнары турында сөйләде. Директор урынбасары Ерусланова Н. Г. юлда, автотранспортта балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Ата-аналарны мәктәп турының фән олимпиадалары нәтиҗәләре белән таныштырдылар
Иске Алпар авылында булачак бәйрәмнәр алдыннан барлык пенсионерларны искиткеч җылы, күңелле очрашуга чакырдылар. Башта мәртәбәле кунакларны авыл мәдәният йорты фойесында әзерләнгән бәйрәм өстәлләре артына утырттылар, рәхәтләнеп сыйладылар. Шунда ук авыл тормышы проблемалары турында фикер алыштылар. Аннары республиканың танылган артистлары аларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында якташыбыз Регина Нуретдинова өченче урынны яулады.
Октябрь аенда район ГХАТ бүлегендә 10 яңа туган сабый теркәлде.
Халык бердәмлеге көне алдыннан Базарлы Матак мәктәбе «Зур этнографик диктант " Бөтенроссия акциясенә кушылды
4 ноябрьдә Казанда киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турниры узды, анда безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады