ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр инженерларының күчемсез милекне кадастр исәбенә кую сораулары буенча күп санлы мөрәҗәгатен исәпкә алып кадастр консультацияләре өчен махсус тәрәзә ачу турында хәбәр итә. Кабул итү атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Авангард ур., 74, 2нче подъезд (26 нчы тәрәзә).


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Алар 2018 елның 9, 10 ноябрендә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә узачак.

09 Ноябрь 2018 ел (җомга) 08.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

2018 елның 10 ноябре (шимбә) 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә милек салымнары һәм физик затлар кеременә салым буенча салым  хәбәрнамәләрләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачаклар.

 

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 1 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9º,

көндез максималь һава температурасы -1..+3 .º

Россиядә 2019 елның 1 гыйнварында цифрлы телевидениегә күчеш гамәлгә ашырылачак. Әлеге проект Россия Федерациясе Куркынычсызлык министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Сигнал трансляциясе өчен каланчалар төзелешенә берничә миллион сум акча тотылган. Элеккеге телевидение эшен дәвам итәчәк, әмма дәүләт тарафыннан финанслау аның өчен каралмаган

31 октябрь көнне хакимият бинасында комиссия рәисе урынбасары Р. А. Билалов җитәкчелегендә район прокуроры урынбасары Л. Х. Хәйруллина һәм комиссия әгъзалары катнашында хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.

2018 елның 30 октябрендә Иске Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә "Комсомол көне"дигән сыйныф сәгате үткәрделәр. Балалар комсомолның барлыкка килү тарихы , аның бөек казанышлары белән таныштылар. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар

2018 елның 30 нчы октябрендә  Иске Салман авыл җирлегендә киңәйтелгән утырыш узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.  2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде

10 елдан артык Түбән Әлморза мәчете имамы булып эшләгән Саттаров Насыйбулла Минсабир улы үз теләге белән вазифаларыннан азат ителде. Мәчетнең яңа имамы итеп мәхәллә кешеләре бертавыштан Мөхәммәтҗанов Фәрит Мәсхүт улын сайладылар.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Ремис Сәлахов Насыйбулла Саттаровка озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр һәм яңа сайланган имамга эшләрендә уңышлар теләделәр.

2018 елның 30 октябрендә  Салман авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

30 октябрь көнне Иске Матак авыл мәдәният йортында өлкәннәр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Катнашучылар олы яшьтә булуларына карамастан, үзара мавыктыргыч ярыштылар. Җанатарлар бердәм булып спортчыларга көч биреп тордылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International