ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

26 октябрь көнне Борискино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре комсомолның 100 еллыгына багышланган тематик кичә үткәрделәр. Әлеге чарада авылдашлар бик теләп катнаштылар.

2018 елның 29 октябрендә  район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе фракциясе утырышы булды. Утырышта тавыш бирү юлы белән фракциянең яңа җитәкчесе район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сайланды.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 23-26 октябрендә  Әлки муниципаль районының хатын - кызлар командалары арасында, ә 24 нче октябрьдән ир – ат командалары арасында 2018-2019 еллар сезоны волейбол буенча район чемпионаты узды

Район буенча ункөнлек эчендә шәхси сектордан 150930 кг сөт җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 3010 кг ка күбрәк һәм узган ункөнлек күрсәткечтән 622 кг ка кимрәк

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова аңлатып узганча: «Әгәр мөрәҗәгать итүче кадастр бәясен дөрес түгел дип санаса, ул аны судта яки Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча махсус комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Физик затлар сайлап ала алалар – судка яки комиссиягә мөрәҗәгать итәргә, ә юридик затлар башта нәкъ менә комиссиягә мөрәҗәгать итәргә тиеш»

29 октябрь көнне район мәдәният йортында Комсомолның оешуына 100 ел тулуга багышланган "Комсомол-яшь кенә түгел…»дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Аңа төрле буын комсомоллары җыелды. Очрашу дәвамында комсомол җырлары яңгырады. Бик кызыклы «Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам» дигән ил һәм авыл комсомолы тарихы турындагы китап һәм фотосурәтләр күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Бу чарага килгән һәркем, һичшиксез, әлеге күргәзмәгә килеп, аның экспонатларын, шул исәптән сакланып калган комсомол билетларын һәм хәтта исәп карточкаларын игътибар белән карады.

29 октябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбендә комсомолның 100 еллык һәм яңа "Россия укучылар хәрәкәте" хәрәкәтенең туган көнен билгеләп үттеләр. Анда комсомолның элеккеге әгъзалары да чакырылган иде. Кунаклар 15 иде. Мәктәп укучылары зур булмаган концерт күрсәттеләр. Кунаклар 8-11 сыйныф укучыларына комсомоллар тормышы турында, алар ничек укуларын һәм Ватан өчен эшләүләрен сөйләделәр; алар балаларны укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, үз илеңне яратырга һәм лаеклы гражданнар булырга чакырдылар, чөнки хәзер уку һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган.

2018 елның 27 октябрендә Алпар авыл мәдәният йортында эстрада йолдызлары катнашында өлкәннәр көненә багышланган концерт узды. Чара дәвамында өлкәннәр  адресына ихлас күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләделәр

2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының « С. М. Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее " муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә оештырды. Күргәзмә район мәдәният йортында узды

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе барыгызны да якынлашып килүче дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый! Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International