2018 елның 25 октябрендә Бибай-Чаллы авыл клубы хезмәткәрләре “Коймак” бәйрәме үткәрделәр . Балалар да, өлкәннәр дә конкурсларда, викториналарда, уеннарда катнаштылар. Чара ахырында коймак һәм пироглар белән чәй эчү булды.
25 октябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре комсомолның 100 еллыгына багышланган " Комсомоллы яшьлек "дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Балалар комсомол тарихы белән таныштылар. Шулай ук әңгәмәдә катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
26 октябрь көнне Югары Кәчи авыл клубы хезмәткәрләре "Көз гүзәле" дип исемләнгән көзге бал үткәрделәр. Балалар үзара ярышып, төрле конкурсларда катнаштылар. Һәм үз фантазияләрен яшелчә эшләнмәләре аша күрсәттеләр
Рәхимҗанов Әнвәр Әдһәм улы - Яңа Үргәагәр авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшь тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
29 нчы октябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә киңәшмә узды
Кулланучылар базарында иң киң таралган хокук бозу очракларының берсе-товарга экспертиза үткәрү вакыты. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсләшкән очракта, сатучы товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш
27 октябрь көнне Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбе «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Тере тарих» республика проектын тормышка ашыру кысаларында «Россиянең бөек исемнәре»Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Татарстан икмәк пешерүчеләре социаль икмәккә бәяләрне, кайбер мәгълүматлар буенча, 16% ка күтәрделәр
26 нчы октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Тоннель" профилактика чарасы үткәрелде
3 ноябрь көнне Базарлы Матакта, алда торган бәйрәмнәр уңаеннан, ярминкә үткәрелә.