Юллар, элемтә линияләрен, нефть - газ һәм башка торба үткәргечләрне урнаштырганда бөтен урман фондын әйләнеп узу мөмкин түгел. Әмма аны кулланганда дәүләт тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Шуларның берсе – Линияле объектлар өчен җир кишәрлекләре формалаштыру һәм аның хокукларын рәсмиләштерү.
22 сентябрь көнне Карамалы авыл мәдәният йорты һәм Яңа Камка авыл клубы хезмәткәрләре "Исәнме көз"исемле конкурслы уен программасы үткәрделәр.Чарада катнашучылар яшелчә һәм җиләк-җимешнең витаминнар чыганагы буларак файдасы турында белемнәр алдылар, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә өйрәнделәр һәм үзләрендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләделәр.
2018 нче елның 25 нче сентябрендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен "Финанс грамоталылыгы дәресе"үткәрелде. Дәресне Пенсия фонды вәкиле Г. Р. Шувалова алып барды. Әлеге тематика пенсия реформасына һәм пенсия грамотасына багышланган, укучылар шулай ук мәгълүматлы белешмәлекләр алдылар.
Начар метеорологик күренешләр:
2018 елның 26 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава.
Яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр
Минималь һава температурасы төнлә +7º+10º,
Көндез максималь һава температурасы + 11º+14 .º
27 сентябрьдә “Алинә” спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның бәйрәме үткәрелә.
26 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган Бердәм " Кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Әлки районы Юхмачы урта мәктәбендә педагог-оештыручы Гимадеева З. Н. җитәкчелегендә “Җиңү Волонтерлары” хәрәкәте активистлары 8 сыйныф укучылары өчен «Куликово орышы» дигән викторина үткәрде.
Легаль булмаган хәмернең гражданнарның сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч булуы һәркемгә мәгълүм. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар үткәреп, еш кына легаль булмаган хәмер әйләнешентән төшеп калса да, кешеләр суррогат корбаннарына әверелә.
Контроль чаралар үткәрүгә нигез булып " Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү булып тора.
22 сентябрь көнне Салман авылы мәдәният йортында шахмат-шашка турниры булып узды.
2018 елның 25 сентябренә барлыгы 30327 га (84%) сугылган, шул исәптән көзге бодай 1625 га (100 %), борчак 1744 га (100%), көзге арыш 714 га (100%), арпа 5924 га (100%), солы 2454 га (100%), тритикале 237 га (100%), сабан бодае 555 га (100%), вика 277 га (100%), ясмык (100%), карабодай (8925%). Барлыгы 82894 тонна ашлык суктырылган, 1 гектардан уртача уңыш 27,3 цн тәшкил итте.
3273 га (100%) рапс урылган, 1972 тонна суктырылган.