10 сентябрь көнне Чуаш Борнае урта мәктәбенең рус теле укытучылары Л. Н. Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган Бердәм сыйныф сәгате үткәрделәр. 9-10 сыйныф укучылары бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында телдән журнал әзерләделәр. Казан шәһәрендә укыган һәм яшәгән елларына аерым игътибар бирелде. 7-8 сыйныф укучылары әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә 5-6 сыйныф укучылары Лев Толстойның «Әлифбасы»ннан хикәяләрне яттан сөйләде. Сыйныф сәгате викторина белән тәмамланды.
13 сентябрьдә Чуаш Борнае урта мәктәбенең19 кешедән торган 9-11 сыйныф укучылары "һөнәр-чемпион" Бөтенроссия ачык онлайн – дәресендә катнашты. Спорт индустриясенә багышланган әлеге чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан "ПроеКТОриЯ" порталы белән берлектә оештырылган иде.
Закон чыгаручылар уннарча норматив актларга, шул исәптән Җир, Шәһәр төзелеше, Урман хуҗалыгы һәм башка кодексларга саклау зоналары нормаларын системалаштыру турында үзгәрешләр кертте.
Территорияләрне файдалануның аерым шартлары булган зоналаргенпланларда, карталарда һәм территориаль планлаштыруның башкадокументларында билгеләнергә тиеш. Алар турындагы белешмәләр күчемсез милекнең дәүләт реестрында булырга тиеш. Мондый зоналарны билгеләүне җайга салу кирәк, чөнки аларның чикләрендә күчемсез милекнең теге яки буобъектларын урнаштыру һәм теге яки бу эшчәнлекне гамәлгә ашыру буенчамахсус чикләүләр гамәлдә.
Районда карабодай культурасын суктыру дәвам итә.
9 сентябрьдә Россиядә узган бердәм тавыш бирү көнендә районыбызда бер мандатлы өч сайлау округында авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлау булды
Бүген Әлки районында өч сайлау участогында авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш депутатларын сайлаулар бара
24 августтан 28 сентябрьгә кадәр район прокуратурасында өлешле төзелеш тармагында законлылыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли.
Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары белән тәэмин итү дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алиментлар буенча бурычларны түләтү мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелгән комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.