ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

12 сентябрь көнне Чуаш Кичүе урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән " Игътибар балалар!" акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының ЮХИДИ инспекторлары юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балаларга белешмәлекләр, китаплар, «Юл билгеләре»пазллары тараттылар.                                                               

Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре 14 сентябрь көнне Крайнов урамы, 56 нчы бина адресы буенча һәм үзләренә беркетелгән Дуслык урамында өмә үткәрделәр. Барлыгы 12 кеше катнашты.

     Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә: Росреестрның рәсми rosreestr.ru сайтында милекчеләренең берсенең үз өлешен сату турында өлешле милектә катнашучыларга хәбәр итү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.

     Билгеле булганча, Россия Федерациясе Граждан кодексы белән күчемсез милек объектына катнашучыларның берсе булса да үз әлешен сатса, барлык милекчеләргә дә хәбәр итү бурычы йөкләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, өлеш сатучы барлык калган катнашучыларга үз өлешен сатарга ниятләве турында язма рәвештә хәбәр җибәрергә тиеш. Бу процедура шактый авыр, бигрәк тә өлешле милектә катнашучылар күп булган очракта. Әмма аны, Росреестрның "хокук ияләренең шәхси кабинеты"рәсми сайтында гомуми милек хокукындагы үз өлешен сату турында хәбәрнамә биргән очракта, күпкә гадиләштерергә мөмкин. Әлеге хезмәт бушлай, мәгълүматны өч ай дәвамында карау мөмкин булачак. Хәбәрнамәне шулай тапшыру ысулы бизнес вәкилләренә аеруча кызыклы, чөнки сүз торак булмаган биналарның өлешләп сату турында бара. Моннан тыш, гомуми милектә катнашучылар саны кимендә 20 булырга тиеш.

2018 елның 14 сентябрендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 8Б һәм 8В сыйныф укучылары Әлки муниципаль районының терлекчелек фермалары буенча экскурсиядә булдылар. Аларга техникаларны күрсәттеләр, май, ит, ярмалар җитештерү турында сөйләделәр.Балаларны әлеге предприятиеләрнең табышлары белән кызыксындырып эшкә чакырдылар.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гүзәл Хәбибуллина сүзләренә караганда, прививка беренче чиратта балаларга, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, хроник авырулардан интегүчеләргә ясала.

 Бөек Ватан сугышы инвалиды Хаҗим Фәхретдинов бүген Түбән Әлки авылында яшәүче кызы Карибә тәрбиясендә яши.

2018 нче елның 12 нче сентябрендә “Урман атнасы” акциясе кысаларында Чуаш Кичүе урта мәктәбе югары сыйныф укучыларының  ДБУ “Әлки урман хуҗалыгы” белгече Желтухина Л. Д. белән очрашуы оештырылды.  Анда урманга һәм аның байлыкларына сакчыл караш проблемасы каралды.

Россиядә шәхси торак йортларны төзү һәм рәсмиләштерү хокуклары тәртибен регламентлаучы закон актларына үзгәрешләр гамәлгә керде.

Исегезгә төшерәбез, хәзер мондый йортлар төзү өчен рөхсәт алу кирәкми. Әмма гражданнарыбызның сораулары кимемәде.  Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милек дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева бу тема буенча аңлатмалар әзерләде.

10 сентябрь көнне Әлки муниципаль районы Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Яшь армиячеләр” отряды кураторы Романов АН җитәкчелегендә «Танкист көне» һөнәри бәйрәменә багышланган “Ныгыдык” исемле чара үткәрелде. “Яшь армиячеләр”  һәм “Гвардиячеләр” командалары ярышты: каршылыклар полосасын уздылар, автоматны сүтеп җыйдылар, гер күтәрделәр, аркан тарттылар. Яшь армиячеләр 3:2 исәбе белән җиңү яулады.

13 сентябрь көнне Апак мәдәният йортында " Россия террорга каршы "дип исемләнгән әңгәмә үтте. Чара ахырында катнашучылар террорлык атакасының корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International