17 августтан 23 енә кадәр “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда дүртенче профиль сменасы эшли.
Сөт тапшыручылар өчен күңелле хәбәр: 15 августтан сөтнең сатып алу бәясе артты.
Хәзер ИП Шәйхетдинов халыктан җыелган сөтне 15 сумнан кабул итә.
Россия Дәүләт флагының тарихы, ил халкы тормышындагы роле нинди – С.Лисенков исемендәге музейда үткәрелгән чарада балалар бу хакта бик күп мәгълүмат белделәр.
Ветеринария белгечләре читтән китереп сатылган корбанлык сарыкларның авыру булуы ихтималы хакында кисәтә.
Быел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге чәчү эшләрен 5 сентябрьгә чаклы төгәлләү бурычын куйган иде.
Җәй ничек кенә эш-мәшәкатьле булмасын, җанга-тәнгә ял, бәйрәм дә кирәк шул.
Базарлы Матакның үзәк урамыннан килүче җигүле кыңгыраулы атны, аның бизәкле тарантасында утырган кияү белән кәләшне күреп калырга дип күпләр урамга ашыкты.
Августның беренче якшәмбесендә Иске Тахтала да үз көнен үткәрде. Бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр, кунаклар чакырганнар, һәм ул күңелле, дәртле булып иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Авыл көненә җыелучылар туган якларының үткәнен искә төшерделәр, бүгенгесе турында гапләштеләр, киләчәге хакында хыялландылар. Иң мөһиме – төрле төбәкләргә таралган туганнар, дуслар, күрше-күлән очрашып, туйганчы әңгәмә кордылар, аралаштылар.
15 августтан 24 енә кадәр район хокук саклау хезмәткәрләре “Мәк” оператив-профилактика ункөнлеге үткәрә.
17 августта, җомга көнне район үзәгендә җиңел атлетика эстафетасы үткәрелә.