Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен “Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов, район газ эксплуатацияләү хезмәте начальнигы Равил Нургазизов һәм “Россия Саклык банкы” өстәмә офисы җитәкчесе Рифкать Билалов Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Иске Әнҗерә балаларына авылдашлары, “Татэнерго” АҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов Ураза бәйрәме уңаеннан бик күп күчтәнәчләр җибәргән.
Районда күпьеллык үләннәр 4,5 мең гектар мәйдан биләсә, механизаторлар шуның 35 процентттан күбрәгендә үләннәрне чапканнар инде.
Бәйрәм хөрмәтенә Базарлы Матак район хастаханәсенең утырышлар залында тантаналы җыелыш булды.
17 июньдә Габишево бистәсендә узган Сабан туенда Иске Камка егете Илнар Сафин милли көрәштә баш батыр калган.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә.
“Трактор-прицеп” операциясе кысаларында Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары Борискино авылында профилактика рейды үткәргәннәр.
22 июнь – Хәтер һәм матәм көне алдыннан Базарлы Матк үзәгендәге Азат итүче һәйкәл янында “Хәтер шәме кабыз” дигән митинг үткәрелде.
Туган як тарихын өйрәнүче якташыбыз Мансур Ганиевкә “Әлки районының мактаулы гражданы” исеме бирелде.
Россия көне уңаеннан Самара өлкәсендә үткән ат узышларында эшмәкәр Марат Гобәйдуллинның Кавалер исемле чабышкысы беренче килгән.