ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

“Строитель и К” оешмасы коллективы узган 2017 елда 83 миллион сум тирәсе торган төзелеш эшләре башкарган.

Район башкарма комитетының узган елның 5 декабрендә кабул ителгән 495нче санлы карары белән балалар бакчаларына бәяләр уртача 118-119 сумга арттырылды.


3
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бу бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырабыз. Бәйрәм көннәрендә “Алинә” спорт залы, йөзү бассейны эшләп торачак. Шулай ук шугалакларда, чаңгы базасында вакытыгызны файдалы һәм күңелле итеп үткәрә аласыз. Ә район мәдәният йортында көн саен дискотекалар булачак. Алар 20.00 сәгатьләрдә башлана. 

Узган елның декабрендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бала теркәлгән. Өч туй булган. Сөенечкә, аерылышучылар юк. Ай дәвамында 16 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.

Әлки районы медицина хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшли

Яңа елның беренче бәбие Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 гыйнварда  10.20 сәгатьтә дөньяга килде.

Югары Әлморза авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты– Яңа ел алдыннан биредә капиталь ремонттан соң клуб ачылды.

Югары Әлморза – районның иң төзек, тормыш кайнап торган авылларының берсе. Биредә халык күп яши, алар бердәм булып, таза тормышта көн итәләр.

Базарлы Матактагы Ана даны паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре  балалар өчен Раштуа уеннары үткәрделәр. 


2
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Гаиләләре, дуслары белән Яңа елны каршы алгач, әлкилеләр авыл урамнарына куелган чыршылар янына чыгып бергәләп бәйрәм итте.

Яңа ел төннәрендә районның Төп чыршысы янында узган бәйрәм тантанасында Яңа елны иң матур "битзәнеп" каршы алган шәхси йортлар, оешма-учреждениеләр бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International