Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай һәм бер кыз дөньяга килгән.
Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.
Төлкеләргә котыру чиренә каршы профилактика үткәрү өчен район ветеринария берләшмәсенә 20 мең данә вакцина кайткан.
Конфетка охшаган әлеге “тәмле дару” төлкеләр күп йөри торган урыннарга таратылачак. Бу эшне башкаруда ветеринария хезмәткәрләренә аучылар, егерьләр ярдәм итә.
Быел урып-җыю чорында “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көнбатыш Әлки” филиалы басуларына баргач, механизатор Фәрид Гайфуллинга сокланып кайткан идем. Бу уңган хезмәткәргә берьюлы өч трактор беркетелгән, ул аларны биш бармагыдай белә, теләсә кайсына утырып эшли ала.
Демократия принципларына нигезләнгән, республиканың һәр кешесенә социаль һәм граж-данлык хокукларын гарантияләгән, иминлек һәм теләктәшлекне саклауга, төрле милләт халык-лары арасындагы үзара ышанычны ныгытуга юнәлтелгән Төп кануныбыз буенча яши башлавыбызга 25 ел тула.
Базарлы Матакта быел биш су скважинасы бораулана.
Күп чыгымнар таләп ителә торган әлеге эшләр “Чиста су” республика программасы нигезендә башкарыла. Скважиналарның икесе инде әзер, берсендә бораулау эшләре бара. Тагын икесе ел ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Су скважиналары 92-96 метрга кадәр тирәнлектә бораулана.
Базарлы Матакның көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды.
Хөрмәтле райондашлар!
Алда безне илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр көтә. 4 ноябрьдә россиялеләр Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Моннан дүрт гасыр элек Россия гражданнарының күмәк көч булып чит ил баскынчакларына каршы көрәшкә күтәрелә һәм Ватаныбызга хуҗа булырга җыенган поляк интервентларын Мәскәүдән бәреп чыгара, шуның белән дәүләтчелегебезне торгызуга ирешә. Шунысын ассызыкларга кирәк: ил өстенә килгән куркыныч 1612 елда Россия халкының төрле катлауларын берләштергән. Җиңү белән тәмамланган ул вакыйгаларны без Халык бердәмлеге көне буларак бәйрәм итәбез.
Якын көннәрдә Татарстан актив циклонлы кар өермәсе тәэсирендә булачак
Соңгы елларда районыбыз авылларында авыл халкы, шуннан чыккан эшмәкәрләр, җитәкчеләр, гади эшчеләр, пенсионерлар һәм җирлек башлыклары ярдәме белән зират тирәләре яңартыла. Бу эш безнең туган авылыбыз Юксылда бигрәк тә үрнәк төстә башкарылды.
Октябрьдә яңа туган балалар хисабына районыбызда халык саны 12 кешегә арткан.
Узган ай дәвамында район ЗАГС бүлегендә 5 никах теркәлгән, ә аерылышучылар булмаган. Кызганыч, 26 райондашыбыз арабыздан киткән. Ә ел башыннан бирле районда 89 бала туган, 78 гаилә төзелгән, 30 пар аерылышкан, 250 кеше мәңгелеккә күчкән.