Түбән Кама шәһәре беренчелегенә киокусинкай каратэ буенча ачык турнирда районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады.
Әлеге бәйгедә Идел буе төбәкләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Яшь каратэчыларыбыз Данил Гыйматдинов, Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Булат Борһанов ярышларда алтын медальләр яуладылар. Әмирхан Хәсәнов, Ислам Шәмәрдәнов, Илназ Зыятдинов, Ринат Сабиров икенче урыннарны алдылар. Ә Егор Васяйчев һәм Камил Вафин бронза медальләргә ия булдылар. Җиңүчеләребезнең барысы да тренер, район благочинные Андрей Зиньков кул астында чыныгу алган егетләр.
Менделеев шәһәрендә билбау көрәше буенча Ибраһим Галимов истәлегенә үткән ачык турнирда районыбыз командасы да чыгыш ясады.
Вакыт узу белән күп нәрсәләр онытыла, тарих тузаны белән каплана. Әмма һич тә хәтердән чыгарырга ярамаган, әледән-әле искә төшеп, сискәндереп торырга тиешле вакыйгалар бар. Илебез тарихында канлы эз калдырган сәяси репрессияләр – әнә шундый фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Нахакка гаепләнеп атып үтерелгән, лагерь һәм төрмәләрдәге котчыкмалы “яшәү” шартларыннан һәлак булган, язмышлары җимерелгән миллионлаган ватандашларыбыз... Ә бит репрессия тәгәрмәче астында калучылар нигездә илнең иң булдыклы, иң акыллы һәм талантлы ул-кызлары була. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, безнең Әлки районыннан гына да 600 гә якын кеше репрессия корбаны булган.
Район халкы һәр елны “Яңарыш-Возрождение” республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә.
“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол ярышларында районыбызның ир-атлар командасы икенче урынны яулады.
30 октябрьдән 5 ноябрьгәчә районда “Көзге каникул” профилактика чарасы үткәрелә.
Соңгы елларда электрон хезмәтләр тормышыбызга һаман киңрәк керә бара. Бу халык мөрәҗәгатьләренең үтәлешен контрольдә тотуны, үтә күренмәлелек принцибын тормышка ашыруны җиңеләйтә, димәк, коррупция күренешләренә юл куймаска мөмкинлек бирә.
Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасы кысаларында үткән волейбол ярышларында районыбыз командасы призлы өченче урынны яулады.