Район үзәк китапханәсе 45 исемдә газета һәм 50 исемдә журнал яздырып ала.
Район мәдәният йорты, “Әйлән-бәйлән” иҗади проекты белән республика бәйгесендә катнашып, 200 мең сум грант отты.
Татарстанның якташлык җәмгыятьләре арасында оештырылган бәйгедә катнашып, районыбыз Рәхмәт хатына лаек булды.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 92 очрагын ачыклаган.
Бүген, 19 августта, район башлыгы Александр Никошин районның иң алдынгы өч комбайнчысын кырга барып бүләкләде.
Врачи районного ветеринарного объединения завершили вакцинацию животных общества «Племенное дело Закамья» против нодулярного дерматита.
Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарында асфальтта “зебра”лар яңартылачак.
1 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы “линейка”лар узачак.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе 21 августтан 10 сентябрьгәчә “Игътибар – балалар!” профилактика чарасы үткәрә.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә. Кичә район мәдәният йортында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 93 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бүләк букчаларны район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, эшмәкәрләр әзерләде.