Районыбыз медицина хезмәткәрләре спартакиадада катнашып, әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында безнең егетләр-кызлар уңышлы чыгыш ясады.
Юлларда балаларның зыян күрүләрен булдырмау өчен
15 майдан 5 июньгә чаклы ЮХИДИнең район бүлекчәсе “Игътибар, балалар!” кисәтү чарасы үткәрә.
Бу язда игенчеләребез көнбагышны иртә культуралар белән бергә чәчәргә булдылар.
Югары Әлморза мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Җиһаншина Резидә яшь уйлап табучыларның “Кулибиннар ХХI” дип аталган Х Республика олимпиадасында катнашып, икенче урын яулады.
25 майда хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокуклары яклануын тәэмин итү һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында телефон “кайнар линиясе” ачыла.
Андрей Зиньков җитәкчелегендәге “Патриот” клубы Бөек Җиңү көненә багышлап хәрби-кыр уеннары үткәрде.
Наркоманлыкка яшьләр тиз бирешүчән.
Аларны бу афәттән аралау өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк. Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шул хакта сүз барды.
Май ае республиканың кошчылык тармагында зур хәвеф белән башланды. Үткән атнада Лаеш кошчылык фабрикасында асралучы тавыкларда кош гриппы табылды. Бу хәл безгә уяулыкны арттыру, әлеге куркыныч чирдән саклану өчен барлык саклык чараларын күрү зарурлыгын искәртә.
Бу хакта районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин белән сөйләшәбез.