ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

“Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы зур түгел. Биредә дистәдән артык кеше хезмәт куя. 

Һәм һәркайсының гаиләсендә Бөек Ватан сугышында көрәшкән якыннарының истәлеген кадерләп саклыйлар.

…Совет халкы фашист илбасарларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә.

 Ул көн-төннәрнең һәр сәгате, һәр мизгеле чиксез озын булып тоелгандыр, чөнки яу кырларында солдат һәм офицерлар, тылда ач-ялангач кешеләр, оккупацияләнгән территорияләрдә һәм концлагерьларда тоткыннар, әсирләр  меңәрләп кырылган бит. Илебез бәйсезлеген югалтмасын, совет халкы азат, ирекле булсын өчен 1941-45 елларда 27,6 миллионнан артык кеше һәлак булган!

Татарстан мәктәпләре арасында “Уңышлы мәктәп” конкурсы үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре чыгарылды.

“Татмедиа” АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату хакында игълан итә.

“Ләйсән” йөзү бассейнында җәй башында ике урынга куркынычсызлык баскычлары куелачак.

Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Казанда узган  “Весенние проталины” 7 нче Бөтенроссия вокал-хор иҗаты бәйгесендә җиңүләр яуладылар.


6
май, 2017 ел
шимбә

Шундый кешеләр була: бер тапкыр күреп сөйләштеңме, аны инде оныта алмыйсың, ниндидер сөйкемле ягы белән күңелеңнең почмагын яулый да куя.

 Түбән Әлкидән Әсәдулла ага Хисмәтов та шундый: кечкенә генә буйлы, җитез бу бабайның түп-түгәрәк йөзенә, кысык күзләренә якты елмаю әйтерсең бөтенләйгә кунган да, йоклаганда да сүнми кебек. “Җырла әле, Әсәдулла абый, дисәң, һич ялындырмый, көй суза. Сөйлә әле үткәннәреңне, дисәң, түземлегеңне тупла да, тыңла, ул хәтере почмакларыннан тартып чыгарып каршыңа әллә кайчан булган вакыйгаларны тезә генә.

“Строитель и К” оешмасы төзүчеләре Яңа Салман клубының авыл җирлеге Советы эшли торган өлешен ремонтлап бетереп киләләр.


5
май, 2017 ел
җомга

Район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг 9 майда сәгать 10 да башлана. Бу көнне иртәдән  Үзәк паркта ачык һавада  музей,   библиоблиндаж, тир  эшләячәк.  12.00-14.00 сәгатьләрдә район үзешчәннәре концерт күрсәтә. Бик күп кеше катнашында «Үлемсез полк» маршы булачак. 

Бәйрәм чаралары кич тә дәвам итә. 19.00 дә Үзәк паркта концерт башлана. 22 сәгатьтә зур бәйрәм фейерверкы була. Бәйрәм чараларында актив катнашыйк!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International