ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 апрельдән районда “Уылдык-2017” оператив-профилактика операциясе башланды.

Россиядә җирле үзидарә көне алдыннан, Казанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне  билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.

9 Май – Җиңү бәйрәме көнне Базарлы Матакта үтәсе митингта “Үлемсез полк” маршында катнашырга теләге булганнарның район башкарма комитетына хәбәр бирүләре сорала.

27 апрельдә районда эшмәкәрләр слеты үткәреләчәк.

Тарихта шундый вакыйгалар була, күпме вакыт үтсә дә, алар халык хәтереннән җуелмый,

 киресенчә, еллар узган саен эчтәлекләре тирәнрәк ачыла, әһәмиятләре арта бара. Совет халкының 27 миллионнан артык корбан биреп, чиксез михнәтләр кичереп, тиңдәшсез батырлык күрсәтеп Бөек Ватан сугышында үз азатлыгы хакына көрәше һәм мәгърүр Җиңү яулавы әнә шундый мәңге онытылмаслык вакыйга ул. Быел без бу җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татар энциклопедиясендә (1том, 20 нче бит) Абдул Салманга XVII гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. 

Быел биш көнлек эш атнасында 29,30 апрель, 1,6.7,8 һәм 9 май ял көннәре булачак.

28 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

27 апрельдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, гражданнар оборонасын оештыруда һәм алып баруда, гражданнар оборонасы хезмәтләрен булдыруда актив катнашканы, шәхси өлешен керткәне өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Рафик Галләмовка Татарстан  транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Рәхмәт белдергән.

Райондашыбызның Әлки районы гражданнар оборонасының транспорт хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндәге уңышлары шулай югары бәяләнгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International