ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Югары Әлки авылы мәдәният хезмәткәрләре “Язгы игелек атнасы”н мәрхәмәтле эш-гамәлләр белән үткәрәләр.

“Мәрхәмәтле гамәлләр эстафетасы” акциясенә кушылып, ярдәм күрсәтү максаты белән өлкәннәр һәм инвалидлар  йортына килүчеләр арта бара.

Узган шимбәдә Базарлы Матактагы православныйлар зиратында өмә халыкның зур активлыгы белән үтте.


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Борискино авыл җирлеген менә 16 ел инде җаваплы һәм үҗәт тә, кырыс һәм батыр да, шул ук вакытта бик сөйкемле дә хатын-кыз – Галина Самарина җитәкли. 

Аңа кадәр җирлек башлыклары булып эшләгән Юрий Белов һәм Петр Ярославлевның ышанычлы алмашчысы була алды Галина: ышаныч белдереп сайлаган авылдашларының, шушы җирлектә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз хезмәтен зур җаваплылык белән башкара ул.

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында язгы кыр эшләре чорында  минераль ашламаларны дөрес саклау турында җитди сөйләшү булды.


21
апрель, 2017 ел
җомга

Үсемлекнең нормаль үсүе өчен кояш нуры кирәк булган кебек, балаларга да әти-әни мәхәббәтенең яктысы кирәк. 

Нәкъ менә шул мәхәббәт  һәм ата-аналарның шәхси үрнәге – кешене кеше итеп үстерә торган төп этәргеч.

 

26 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе  

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә “Хатын-кыз игътибары” дигән беренче кайнар линия оештыралар. 

21 апрельдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан 

район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка үзенчәлекле бүләк ясадылар – район мәдәният йортында зур концерт күрсәттеләр. Әлеге кичәгә районның муниципаль хезмәт ветераннарын да чакырып тәбрикләделәр.

 

Санитар-экология икеайлыгы барышында үз территориясен чистарту-төзекләндерү буенча иң әйбәт эшләгән оешма-предприятиегә, авыл җирлегенә, сәүдә ноктасына  бәйге игълан ителде.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә район хакимияте бинасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итәчәк.

Кабул итүгә 20-0-26 номеры буенча алдан язылырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International