Районда үзешчән сәнгать коллективларының Экология елына багышланган фестивале дәвам итә.
8 апрельдә район мәдәният йорты сәхнәсендә Базарлы Матак урта мәктәбе педагогик коллективы һәм укучылары чыгыш ясады. Һәрвакыттагыча, бу зур коллективның концерты гаять үзенчәлекле, бай эчтәлекле булды, үзләренә хас югарылыкта узды.
1 апрельдә башланган санитар-экология икеайлыгы кысаларында районда җыештыру-чистарту эшләре киң колач ала бара.
12 апрельдән 15 майга чаклы районда авто-мототранспорт чараларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү техник сәбәпләр аркасында туктатыла.
“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Карамалы” отряды кырларына самолет ярдәмендә ашлама кертелә башлады.
Ә “Хузангай” җәмгыятендә иртә сәгатьләрдә, басулар туң чакта “Туман” агрегатлары белән уҗым бодаен тукландыруга керештеләр.
Апрель ахырында Татарстан халыкларының II съезды була, һәм аңа делегатлар безнең районнан да сайланды.
Аларның берсе – Евгений Чугунов, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе. Шуның өстенә әле ул Әлки районында чуаш милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән дә җитәкчелек итә.
Космонавтика көнен билгеләп үтү өчен без әлкилеләрнең бик шәп мөмкинлеге бар:
туган якны өйрәнү музеена киләсең дә, аның галәм киңлекләрен өйрәнүгә багышланган залларына үтәсең. Һәм серле космос, аны гизеп йөрүче кораблар, ул кораблар белән идарә итүче батыр космонавтлар дөньясы сине үз эченә бөтереп алып керә дә, хыялларда сихри йолдызлар, планеталар, күк ташлары – кометалар янына биеккә-биеккә күтәрә.
Быел модульле фельдшер-акушерлык пункты Түбән Кәчидә төзеләчәк.
Бу хакта район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында хәбәр итте. Ветеринария хезмәткәрләре егерьлар, аучылар белән берлектә “тәмле” вакциналарны төлкеләр, башка кыргый җанварлар өннәре тирәләренә таратып чыгалар. Бу эш инде башланды, аны 30 апрельгә чаклы башкару күздә тотыла. Узган ел әнә шундый саклану чаралары күрү нәтиҗәсендә районда терлек-туарларда һәм җәнлекләрдә котыру чире очраклары теркәлмәде.
Әлки район суды акча талауда гаепләнүче Әкрәм Караевка карата җинаять эшен карады.