Район прокуратурасы 14 яшькә җитмәгән үсмергә карата бозыклык гамәлләре кылган ир-атның җинаять эшен тикшереп гаепләү чыгарды. Узган атнада район судында әлеге җинаять эшен карау төгәлләнде.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 76 очрагын ачыклаганнар.
25 апрельдән район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Язын боз көпшәкләнә, юкара, ул ышанычсызга, тормыш өчен куркынычка әверелә.
Үткән атнада Бөтенроссия киокусинкай каратэ турнирында катнашып, Базарлы Матак егете Булат Борһанов алтын медаль яулады.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш комиссия эшчәнлеге белән башланып китте. Бу язда армиягә кырыклап егетебезне озатачакбыз. Аларның беренче төркеме инде 17 апрельдә ук китәчәк. Бер ел озак вакыт түгел, исән-сау хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтсыннар.
Үргәгар авылының социаль хезмәткәре Лилия Сибгатуллина үз карамагындагы әбиләрнең идән асларындагы бәрәңге, яшелчәләрен язгы сулар төшеп бозмасын өчен коры урыннарга чыгарып куйган, йортларында су юллары ачкан.
Чиябашта быел яңа крестьян-фермер хуҗалыгы эшли башлаячак.
Бөтендөнья сәламәтлек көне һәр елны билгеле бер темага багышлап үткәрелә.
Быел бу датаның үзәгендә – депрессия проблемасы. Дөньяның барлык илләрендә үткәрелүче тикшеренүләр шуны күрсәтә: йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек үк, депрессия чорыбызның аеруча киң таралган чиренә әверелеп килә. Аңардан миллионлаган кешеләр интегә. Алга киткән илләрдәге халыкның 20 процентка якыны депрессиягә бирелгән, дигән мәгълүматлар бар.
“Кошлар турында кайгыртыйк” дигән экологик атналык барышында район мәктәпләрендә 107 сыерчык оясы ясалган.