Казанда кумитэ буенча узган Россия беренчелегенә ярышларда безнең районнан 6 спортчы катнашып, барысы да призлы урыннар яулап кайтты.
Авыл җирлекләре советларының эшчәнлеген бәялүче рейтингның беренче юлында Ташбилге авыл җирлеге советы.
Җир, милек һәм транспортка 2015 ел өчен салынган салымнар буенча бурычлар әле дә аз түгел.
Район хәрби комиссариаты мобилизацияләнәчәк кеше һәм транспорт ресурсларын киредән исәпкә алу белән шөгыльләнә.
“Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр фестиваленең зона турында Югары Әлкидән алты яшьлек Элина Ибраһимова “Конферанс” номинациясендә икенче урынны алды.
Язгы каникулларга туры китереп, район мәдәният хезмәткәрләре авыл клубларында яшьләр өчен хокук бозуларны кисәтергә, экстремизм һәм террорчылыкның асылын аңлатуга багышлап кичәләр үткәрәләр.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фәнзилә Нигъмәтҗан кызы Шәрәфиева Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисенең Рәхмәт...
1 апрельдә Түбән Әлки урта мәктәбендә Фаил Хәмәтшин истәлегенә татарча көрәш турниры оештырыла.
Башлана сәгать 10 да.
Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр, дигән халык.