Жинаять кылдыңмы – төрмәгә. Бүген әлеге схема кулланылмаган очраклар да бик күп.
1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка арта.
Базарлы Матак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Камил Ситдыйков математика буенча республика олимпиадасы призеры булды.
Фән бәйгесенә аны укытучысы Рамилә Хәмитова әзерләде.
Язмышлары күкләрдә шулай язылган булгандыр инде, алар бер-берсенең бәхетенә күрше авылларда туып үсәләр.
Сәетгали Салманнарның Яңасында, Тәнзилә - Искесендә.
Әлки районында “Язгы каникуллар” операциясе үткәрелә
Ватан алдындагы казанышлары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Анатольевич Яковлев Әфганстан ветераннарының Россия Берлеге исеменнән “Казанышлар өчен” (“За заслуги”) медале белән бүләкләнде.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында районның үзешчән артистлары еш була.
Бу язда райондагы сигез торак пунктны су басу куркынычы бар.
Болар – Иске Камка, Яңа Алпар һәм Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Карга, Базарлы Матак һәм Каракүл авыллары.
Әлеге авыллардагы 152 йортны су басуы ихтимал. Аларда 311 кеше зыян күрергә мөмкин.
Бүген Иске Матак, Базарлы Матак, Иске Чаллы ягындагы өч буада, Актай, Кече Чирмешән елгаларында җиде урында даими кизү тору оештырылган.
Базарлы Матак авыл җирлегендә район халкының өчтән береннән артыгы яши.
Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авылларын берләштерүче бу җирлектә 2328 йорт-хуҗалык бар. Аларда 7050 кеше яши.
Бүген муниципаль район советының өченче чакырылыш унөченче утырышы булды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.