Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың төзелеш тармагына керткән өлеше өчен “Строитель и К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рәшит Касыйм улы Мөхәммәтшинга Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде.
Районда җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Кәлимулла улы Шәйхетдинов һәм Чуаш Борнае җирлеге башлыгы Илсур Гарифулла улы Зарипов Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Әлки районы тудыру бүлегендә үткән атнада өч бәби дөньяга килгән
15 мартта 9.00-17.00 сәгатьләрдә “Кулланучылар өчен ачык ишекләр көне” үткәрелә.
15 марттан башлап һәр чәршәмбедә (18.00) бадминтон ярышлары үткәрелә. 16 мартта (10.00) исә шахмат ярышлары узачак. Бәйгеләр балалар иҗат йортында үтә.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралачак. Утырыш сәгать 10 да башлана.
Район мәктәпләрен тәмамлап, махсус урта һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашу үткәрү традициягә әйләнеп бара. Максат – булачак укытучылар, медицина хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре, энергетиклар белән алар I курста укыганда ук элемтә урнаштыру, белгечлек алгач, туган якларына кайтып эшләргә үгетләү.
6 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә районыбыз вәкилләре дә катнашты.
Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Актай елгасы ярында ял зонасы проектлары конкурсында актив катнашканнар.
Җирлек советы хезмәткәрләре башта һәр йортка кереп хатын-кызларны бәйрәм кичәсенә чакырып чыкканнар.