Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика бәйгесенең зона этабында бик әйбәт чыгыш ясап, безнең педагоглар финалга узды.
“Авырып барган идем, терелеп кайттым”– 10 март кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә булган концертны бер ханым әнә шундый бер җөмлә белән тасвирлады.
В соседних памятных селеньях
Татарин, русский и чуваш
Зовут друг друга с уваженьем
Иптәш, товарищ и юлдаш...
Бокс буенча 11-12 мартта Чирмешәндә үткән ачык турнирда безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады.
Билбаулы көрәш буенча Воронежда узган Россия беренчелегендә Иске Тахталыдан Ксения Хәйруллина (58 кг) һәм Базарлы Матактан Регина Нурутдинова (48 кг), күп көндәшләрен җиңеп, икесе дә өченче урын алдылар.
Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнын район халкы көннән-көн үз итә.
Гыйнвар-февраль айларында районыбызда 17 бала дөньяга килгән, 8 туй булган.
1918 ел, Россия, Октябрь революциясе җиңеп, илдә Советлар власте урнашуга әле берничә генә ай үткән. Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында аяусыз бәрелешләр бара. Патша хакимияте бәреп төшерелгән яшь советлар иленең дошманнары күп: иксез-чиксез җирләренә, бетмәс-төкәнмәс табигать байлыкларына хуҗа булырга теләүчеләр менә-менә максатларына ирешер кебек. Шундый катлаулы һәм авыр шартларда Кызыл Армия формалаша.
1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре” газетасына вакытыннан алда язылу башланды.