24 февральдә район үзәгендә ярминкә үткәреп, Майчабуны бәйрәм итеп кышны озатабыз.
Бүген сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 28 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте. Һәр елдагыча, быел да әлеге дата районыбызда тантаналы чаралар белән билгеләп үтелде.
Түбән Камада 8-11 февраль көннәрендә бокс буенча республика ярышлары үтте.
Чиябаш төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илзирә Шәрипова татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны алды.
Аны олимпиадага укытучысы Фәүзия Насыйрова әзерләгән.
Карга төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлназ Садыйкова исә, татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп, призер булуга иреште. Мөгаллиме – Гөлсинә Галиуллина әзерләгән.
Апак авыл җирлеге өч авылны үз эченә ала. Әлеге авылларның барысында да җыеннар халыкның зур активлыгы белән узды.
Борискино авылында җыеннар һәрчак җанлы үтә. Халыкның авыл тормышына битараф булмавы бик яхшы, әлбәттә. Әмма бит дәгъва һәм тәнкыйть сүзләренең объектив булуы, дөреслеккә туры килүе мөһим.
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә зур бәйрәм ясады.
Районыбызда яшәүче 235 кеше бурычлары аркасында чит илләргә чыгу хокукыннан мәхрүм.