“Әфганнан Чечняга кадәр” ансамбле республиканың төрле районнарында чыгыш ясап тамашачылар мәхәббәтен казанды.
Быел Кошки авыл җирлегендә ике мини-ферма төзелергә тора.
Соңгы вакытта кар көн саен диярлек ява. Шуның өстенә бураны да котырып ала. Район юл хезмәте эшчеләре кар көртләре һәм бозлавык белән ничек көрәшә?
Башка авыл җирлекләре арасында Чуаш Борнае җирлеге мәйданы һәм халкы саны белән урталыкта тора: 300 дән артык йорт-хуҗалыкта 868 кеше гомер итә. Борнайларның икесе дә төзек, матур. Тугандаш халыклар күршеләр булып яши һәм эшли: балалар урта белемне бергәләп алып бетерәләр, ә өлкәннәр диненә карап мәчеткә я чиркәүгә килеп дога кыла.
Балалар иҗат йортының компьютер классында бу көнне педагоглар түгел, ә полиция хезмәткәрләре дәрес бирде.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында татар теле буенча республика олимпиадасында районнан өч кыз призер булды.
Республикада кешеләрнең шәхси мәгълүматларын кулга төшерү максатында телефон аша мошенниклык гамәлләре кылу очраклары булган.
Базарлы Матакның “Алинә” универсаль спорт залында ике көн дәвамында киокусинкай-каратэ ярышлары барды.
Беренче көнне узган республика ачык беренчелегендә – 12-17 яшьлек үсмерләр, икенче көнне республика ачык чемпионатында 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк каратэчылар көч сынашты.
Билбаулы көрәш белән шөгыльләнүче яшьләребез сөендерде: Пермь өлкәсендә узган Бөтенроссия турнирында катнашып, җиңүләр яулады алар.
18 февральдә, шимбә көнне, “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында “Татарстан чаңгы юллары” традицион спорт бәйрәме үткәрелә.