Район үзәге Базарлы Матак уртасында Изге Троица чиркәвенең зур мәһабәт бинасы калыкты. Анда төзелеш инде төгәлләнүгә таба бара. Соңгы бер-ике елда биредә бик күп эшләр башкарылды. Храмның алтынсу ике гөмбәзе бүген кояшта балкып, ерактан үк күренеп, кешеләргә хәерле көннәр, уңышлы юллар теләп тора кебек.
27 гыйнварда Әлки район советының чираттан тыш утырышы була
Узган шимбәдә авыл җирлекләрендә чаңгы ярышлары үтте.
26 гыйнварда район ДОСААФ оешмасы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм район башлыгы призларына пневматик мылтыктан ату ярышлары үткәрә.
Һәркемнең үз язмышы, онытылмас яшьлек хатирәләре, шатлык-куанычлары, йөрәк әрнүләре… Без ирем Рауф белән икебез дә Иске Әнҗерәдә туып-үстек. Туган авылыбызны яратып, аңа тугрылыклы, рәхмәтле булып, гомер буе шунда яшәдек.
Күпмилләтле Россия әдәбиятына чуаш бизәкләрен керткән үз халкының рухи матурлыгын, гасырлар буе җыелган кыйммәтләрен өстәгән шагыйрь, якташыбыз Педер Хузангайның тууына 110 ел булды. Аның туган авылы Сихтермәдә әлеге вакыйганы күп кунак чакырып, зурлап билгеләп үттеләр.
Менделеев шәһәрендә узган бокс буенча Бөтенроссия турнирында 2000-2010 елларда туган 226 үсмер катнашты.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килде.
Ул гаиләдә беренче бала.
Салман авыл җирлеге советының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышлары бер көндә башта Хлебодаровкада, аннары Салманның үзендә үтте. Аларда җирлек башлыгы Ләйсән Гайфуллина халык алдында хисап тотты.
Ветеринария белгечләрен терлекләр арасында лейкоз чире таралу нык борчый.