21 гыйнварда “Алинә” универсаль спорт залында 11-14 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары була.
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Салман” сәнәгать дуңгызчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Петрова Алла Николаевнага “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә үткән хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясе утырышында балигъ булмаганнарны ялгыш юлга басудан – җинаять кылудан саклауга аеруча зур игътибар бирелде.
Бүген православие христианнары иң олы чиркәү бәйрәмнәренең берсе булган Хач мануны (Крещение Господне) билгеләп үтәләр.
Бөтен нәрсәне белеп торучы галимнәр раславынча, табигать тарафыннан кеше организмына уртача 120 ел яшәрлек мөмкинлек салынган. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Әмма соңгы елларда 80-90 яшьне җиңел генә үтеп китүчеләр, 100 яшькә җиткәндә дә, кем әйтмешли, “йөгереп йөрүче” әби-бабайлар саны арту бу фикерне яклый кебек.
Район үзәк хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге эшли башлады.
Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу маршрутларының яртысына якыны үтелгән инде
Районда сулыш юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар арта. Көн саен табибларга шундый зар белән 5-7 кеше мөрәҗәгать итә.
14 гыйнварда “Алинә” универсаль спорт залында 18-20 яшьлек кызлар-егетләр арасында билбау көрәше буенча район башлыгы призларына республика ярышлары була.
Иртәгә прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел ул шуның белән дә үзенчәлекле – Россиядә прокуратурага нигез салынуга 295 ел тула. 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән Сенат каршында беренче Генерал-прокурор посты булдырылган.